2020 елның 29 октябрендә Питрәч муниципаль районының 90 еллыгын бәйрәм итү кысаларында ″Кайгырту″ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Батыр» кинотеатры хезмәткәрләре белән берлектә ″Чудо-детки: Непутевые волшебники″ дигән кинофильм карадылар. Тамашачылар төрле категориядәге балигъ булмаган гаиләләрдән иде.