"Абилимпикс-2020" инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды

2020 елның 30 октябре, җомга

"Абилимпикс-2020" инвалидлар һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның региональ этабы башланды. 

           Бүген илкүләм конкурс Казанның берничә ноктасында "Чәчтараш сәнгате, "Флористика", "Кулинария эше", "Веб-дизайн", "Плитка белән тышлау", "Кирпеч өю" һәм "Ландшафт дизайны" компетенцияләре буенча узды.

          Балтачтан Эльвира Әхмадуллина "Чәчтараш сәнгате" компетенциясендә катнашып, икенче урын белән кайтты. Аңа диплом, сертификат һәм медаль тапшырылды. Котлыйбыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International