Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар өчен әби һәм бабайлар көненә багышланган «Мәхәббәтнең биш теле» дигән темага социаль-педагогик
шөгыль үткәрде.
Чараның максаты: үз-үзеңне яхшы бәяләү, балаларга, оныкларга карата үз мәхәббәтеңне белдерә белү һәм гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне яхшыртуга ярдәм итү.
Социаль хезмәт алучылар белгечне шундый рәсми әби һәм бабайлар көне бармы-юкмы дигән сорау белән каршы алдылар. Чара барышында алар бу бәйрәмнең тарихын һәм традицияләрен белделәр һәм актив рәвештә үзләрен уңай яктан кабул итү өчен күнегүләрдә һәм уеннарда катнаштылар. Алар үзләренең олы балаларын һәм оныкларын һәрвакытта да аңламыйлар, ә кайчакта, бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшкән кебек тоела. Чарада катнашучылар белгеч белән берлектә, нинди мәхәббәт телләре булуын, оныкларына һәм олы балаларына карата үз яратуларын, хисләрен, тойгыларын ничек аңлатырга һәм белдерергә икәне турында фикер алыштылар. Катнашучылар бу ысулларның кайсыларын үзләренең якыннары белән аралашуда ешрак куллануларын һәм аларны яхшырак аңлауларын билгеләделәр.
Кызыклы һәм мавыктыргыч чараны тәмамлап, һәр катнашучы үзенең бу көнне ничек үткәрергә теләве турында әйтте. Барлык өлкән яштәге социаль хезмәт алучы да, бәйрәм табынын, балалар һәм оныклар белән бергә гаилә альбомнарын карап, туганнарын искә алып үткәрүне кулай күрде.
Чарада ун кеше катнашты.