Түбән Каманың "Веста" үзәгендә «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дип исемләнгән төркемле дәрес үтте.

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Балигъ булмаганнар арасында алкоголизм һәм наркоманияне профилактикалау эше кысаларында 2 нче санлы социаль участокта Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Татьяна Никифорова «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен»дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-зарарлы гадәтләргә каршы тору, сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләге формалаштыру.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга белән 1913 елның сентябреннән башлап Россиядә ел саен «Аеклык көне» билгеләп үтелүе турында сцйлщде. Бу көнне үткәрүнең төп максаты-җәмәгатьчелекне алкогольле эчемлекләр куллануга каршы көрәшкә чакыру. Дәрес барышында белгеч алкогольне чамадан тыш куллану авыр, дәвалануга бирешми торган авыру булып тора, дип сөйләде. Эчкечелек бер кешенең генә проблемасы була алмый, ул әйләнә-тирәне, гаиләдәге, коллективтагы, гомумән җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне җимерә.

Дәрес барышында балалар сорауларга җавап бирделәр, үз сәламәтлекләре турында зур булмаган тест үткәрделәр.

Соңыннан белгеч балаларга "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән буклет таратты һәм сәламәтлекне хәзер һәрберегез акрынлап төзи торган йорт рәвешендә күз алдына китереп була, дип билгеләп үтте. Ул нинди булачак-тонык, кәкрәйгән, яки матур һәм ныклы -бу бары тик сезнең кулда.  Катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International