Беркемгә дә сер түгел, балалар кайвакыт бер-берсенә карата рәхимсез булалар. Соңгы вакытта үсеп килүче буынның рәхимсезлеге, агрессивлыгы төрле тикшеренүләр объектына әверелә бара. Рәхимсез мөгамәлә һәм толерант мөнәсәбәтне профилактикалау темалары һәрвакыт актуаль.
Шул максаттан 20 октябрьдә Зәй муниципаль районы “Радость“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы һәм социаль педагогы тарафыннан ведомствоара программа кысаларында балаларга һәм балигъ булмаган яшүсмерләргә карата рәхимсез мөгамәлә һәм көч куллануны профилактикалау буенча беренче дәрес үткәрелде.
Программа кешеләр арасында җылы эмоциональ мөнәсәбәтләрнең кыйммәтен аңлауга ярдәм итү, башкаларга карата толерант мөнәсәбәт үстерү кебек бурычларны үтәүне күзалдында тотып тормышка ашырыла.
Программа кысаларында белгечләр тарафыннан балигъ булмаганнарны “буллинг”, ”шәхси чикләр”, ”эмпатия”, “кичерешләр” кебек төшенчәләр белән таныштыру, шулай ук балаларны вакытында “юк”дип әйтергә өйрәтү каралган.
Еш кына кирәкле вакытта баш тарта белмәү сәләте балалар өчен уңайсызлыклар китереп чыгара, ә кайчагында җитди нәтиҗәләргә китерә. Шуңа күрә баланы баш тартырга һәм “юк” дип әйтергә өйрәтергә кирәк, чөнки беренче чиратта бу аның иминлегенә кагыла.