Коронавирус инфекциясенең күпләп таралуына каршы тору чаралары нигезендә, Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 19 нчы октябрьдән якынча бер айга самоизоляция режимына күчте. Оешмада 120 иҗтимагый ярдәм алучы яши һәм аларга 20 хезмәткәр, шушы ук йортта яшәп, хезмәт курсәтә. 65 яшьтән узган олы кешеләр өчен бу инфекция аеруча куркыныч, шуңа күрә дә бу авыруның иң күтәрелгән вакытында интернат йортта яшәүчеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Бу йогышлы чирне өлкәннәр бер берсенә күпләп йоктырмас өчен, җитәкче Рәзинә Рәис кызы эш тәртибен аеруча оста оештырды. Азык –төлек, сөт-ипи ризыкларын китерүче оешмалар белән бәйләнеш вакытында да бөтен саклану чаралары төп кагыйдәләр буенча әшләнелә.
– “Коронавирус белән бәйле ситуациядә безгә көндәлек режимнан тайпылып эшләргә туры килә. Бу авыр вакытта интернат хезмәткәрләре һәм иҗтимагый ярдәм алучылар бер берләре белән тагын да “якыная”, ярдәмләшеп эшләгән очракта гына, без бу чиргә каршы тора алырбыз”,- ди Рәзинә Хисаметдинова.