«Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясе кысаларында Буа муниципаль районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр, сиделкалар һәм социаль хезмәт алучыларның туганнары белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.
Чираттагы дәрестә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре технологиядә катнашучыларны яткан авыруларны карау, шәхси гигиена шартларында авыручыларга ярдәм итү күнекмәләре, аны күчерү ысуллары, гади медицина манипуляцияләре һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән таныштырдылар.
Алган белемнәрен дәрестә катнашучылар өлкәннәрне караганда кулланачаклар.