ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Людмила Голубева “Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт” төркемле дәрес үткәрде. Аның максаты балаларның туган Республикасы, аның сәнәгате, истәлекле урыннары, көнкүреше турындагы белемнәрен арттыру, патриотизм хисе тәрбияләү. Балалар безнең республика турындагы викторина сорауларына җавап бирделәр. Аннары малайлар һәм кызлар Татарстан шәһәрләре: Лениногорск, Азнакай, Яр Чаллы, Бөгелмә буйлап сәяхәткә киттеләр, шәһәрләрнең тарихы, мәдәнияте һәм сәнәгате белән таныштылар. Дәрес ахырында балалар безнең башкала турында фильм карадылар. Казан турында кызыклы фактлар».
Людмила Голубева әзерләгән
Римма Сәйфиева фотосы