Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ТАССР барлыкка килүнең 100 еллыгына багышланган дәүләт педагогия университеты сәнгать һәм дизайн факультеты студентларының «Гореф-гадәт чишмәсе» дигән күргәзмәсе ачылды.
Чараның максаты: сәламәтлеге чикләнгән кешеләрне шәһәрнең, республиканың мәдәни тормышында актив катнашуга җәлеп итү, аларның эстетик һәм сәнгать зәвыгын үстерү.
Күргәзмәне Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогика университетының «Сәнгать һәм дизайн» кафедрасы доценты Светлана Большакова ачып җибәрде. Ул экспозициядә студентларның төрле юнәлешләрдә башкарылган сәнгать эшләрен тәкъдим итте, алар арасында «Болгар», «Кул остасы. Татар кызы портреты», шулай ук, кәгазь кисү техникасын кулланып, стилләштерелгән дәресләрдә әзерләнгән декоратив композицияләр һәм шамаиллар да (охшатып ясау) бар иде.
Булачак педагогларның иҗаты социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләрдә рухи кайтаваз уятты, аларга бу картиналарның нинди техникаларда башкарылуын да белү кызык иде. Студентларның иҗат эшләре белән кызыксынучылар өчен, күргәзмә Үзәктә ноябрь ахырына кадәр булачак.
Чарада кырык ике кеше катнашты.