Бүгенге көндә Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында алты Бөек Ватан сугышы ветераны яши.
“Безнең хөрмәтле ветераныбыз” акциясе кысаларында, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Рафис улы Камартдинов безнең ветераннарыбызга бик матур, йомшак урындыклар бүләк итте. Чын йөрәктән Сезгә һәрдаим ярдәмегез өчен, олыларга шатлык таратканыгыз өчен бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!