Бөгелмә шәһеренең «Ялкын» социаль приютында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча «Светофорчикта кунакта» дигән дәрес узды.

2020 елның 16 октябре, җомга

Тәрбияче Булатова Энҗе мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән уен алымнарын файдаланып юл йөрү кагыйдәләре һәм юлда үз-үзеңне тоту турында белемнәрен ныгыттылар.

       Профилактик чараның төп максаты-юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле күнекмәләрне формалаштыруга һәм балаларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен ныгытуга юнәлтелгән иде. Яшь юл инспекторы урамда кече иптәшләренә үз-үзеңне тоту турында катлаулы сораулар бирде.

  Юл хәрәкәтенең яшь катнашучылары төркемнәр буенча йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, юл билгеләре турында табышмакларга чишелешләр таптылар, плакатлар карадылар, «Яшел ут», «Светофорның өч сигналы», «Рөхсәт ителә – тыела», «Билге җый» уеннары уйнадылар.

      Балалар барлык тәкъдим ителгән биремнәрне бик яхшы башкардылар. Очрашу ахырында һәр чарада катнашучыларга юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик рәсемнәр һәм юл йөрү кагыйдәләре турында белешмәлекләр тапшырдылар. Белгечләр балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү бәхетсезлек очракларын булдырмый калырга ярдәм итәр, дип өметләнә. Ә «Балалар – балаларга»  кануны буенча белем алу гомер буе истә калачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International