2020 елның 16 октябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Икмәк ” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте.
16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк коне билгеләп үтелә. Икмәк кешенең тормыш, сәламәтлек һәм иминлек символы. “Икмәк бөтен нәрсәгә баш” дигән чара нәкъ менә шул темага багышланган иде. Чарада икмәкнең кеше тормышында әһәмияте, икмәккә сакчыл караш турында сүз барды. “Ромашка” уены үткәрелде, анда балалар таҗны өзеп биремнәрне үтәделәр.
Чара ахырында һәр бала пешекче ролендә булды, тозлы камырдан икмәк- күмәч әйберләре ясадылар һәм аның белән безнең икмәк агачын бизәделәр.