Яшел Үзән муниципаль районында дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе “Рәхәт” хезмәткәрләре көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча өйдә социаль хезмәт алучылар арасында профилактик әңгәмәләр үткәрделәр, белешмәлекләр тапшырылдылар.
Белгечләр электротехник җайланмалардан, көнкүреш приборларыннан, мичләрдән файдалану кагыйдәләрен аңлаттылар. Янгын хәлләре турында сөйләделәр, ашыгыч хезмәтләрнең номерларын яңгыраттылар, ут үткәргечләр, газ һәм электр җиһазларының торышын карадылар, шулай ук автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру мөмкинлеге турында хәбәр иттеләр.