Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге булу бүлегенең культорганизаторы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен бәйге үткәрде.
Бәйгенең максаты: рус гадәтләре буенча чәй әчү белән танышу, көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучыларны, рухи-психологик халәтләрен саклау максатыннан чыгып, ялларын оештыру.
Чара башында көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучылар Русиядә чәй эчү традицияләре белән таныштылар, самавыр барлыкка килү тарихын тынладылар. Белгеч әкиятләрдән төзелгән викторина үткәрде, анда катнашучылар үзләренең белемнәрен сынадылар.
Соңыннан төрле чәйләр кайнаттылар, хуш исле чәйне бал һәм кайнатма белән эчтеләр.
Чара ахырында көндезге булу бүлегендәге социаль хезмәт алучылар кәефләренең яхшыруын билгеләп үттеләр, чәй пешерү ысуллары белән тәҗрибә уртаклаштылар.
Чарада биш кеше катнашты.