Психологның шәхси консультациясе авыр хәлдә калган, белгеч ярдәмен таләп итә торган клиентка һөнәри ярдәм күрсәтүнең бер формасы булып тора. Эш барышында клиентка үзен яхшырак белергә һәм аңларга, шәхси үсешкә комачаулаучы, тормыш сыйфатын киметүче факторларны бетерү өчен практикада алынган белемнәрне кулланырга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле чаралар һәм методлар сайлап алына. "Җәлил картлар йортында психолог Гаязетдинова Резедә шәхси психологик консультация үткәрә. Иң кирәкле һәм актуаль психологик консультация - әңгәмә формасында. Индивидуаль әңгәмәләр яшәүче соравы буенча да, психолог әйтүенчә дә үткәрелергә мөмкин.
Психологик консультациянең үзенчәлекләре зур сабырлык, клиентка дус мөнәсәбәт, конкрет, кыскача, аңлаешлы итеп мәгълүмат җиткерүне таләп итә.