Чәчәкләр - бакчаның бизәге
Мөмкинлекләре чикләнгән, шәһәрдә яшәүче балалар өчен гарденотерапия белән шөгыльләнү - бу тере табигать дөньясы белән аралашу, яшәү тирәлеген киңәйтү, үз-үзеңне камилләштерү һәм организмны сәламәтләндерү өчен уникаль мөмкинлек. 15 октябрьдә Яр Чаллы тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә өлкән төркем тәрбиячесе Р.Ш. Гарипова “Чәчәкләр - бакчаның бизәге” гарденотерапия буенча ачык дәрес үткәрде.
Дәрестә балалар бакча чәчәкләре турында хикәя тыңладылар, иллюстрацияләр карадылар, шигырьләр сөйләделәр, төсле кәгазьдән "астра" чәчәге аппликациясен ясадылар. Дәрес барышында балалар астра турында бик күп яңалыклар белделәр, бигрәк тә «астра» атамасының килеп чыгышы турындагы риваять ошады, грекча астра «йолдыз» дигәнне аңлата.
Балаларның чәчәкләр белән танышу – ул, яңа белем алу гына түгел, ә социальләшүнең әһәмиятле чарасы да, табигатькә уңай мөнәсәбәт формалаштыру да.