Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкать” бүлегендә ТАССР ның 100 еллыгына багышланган "Туган җирнең көзге матурлыгы" дигән темага рәсемнәр конкурсы.

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 15 октябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының “Шәфкатьлелек “ бүлегендә  тәрбияче Тимергалиева А.Н. "Туган җирнең көзге матурлыгы" дигән темага рәсемнәр конкурсы үткәрде.

Максатлар: балаларда сәнгатькә уңай караш формалаштыру, иҗади күзаллауны үстерү, «көз» ел фасылына, әйләнә-тирә дөнья үзгәрешләренә, көзге чордагы табигатьнең матурлыгына игътибар җәлеп итү; иҗади фантазияне үстерү; туган җиргә, туган илгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Көз - табигатьтә иң матур чорларның берсе. Конкурс башында тәрбияче балалар белән "Көз" дигән темага әңгәмә үткәрде. Көзнең үзенә генә хас үзенчәлекләре, табигатьтә көзге үзгәрешләр турында сөйләде. Балалар зур кызыксыну белән төрле-төрле, бик матур рәсемнәр ясарга керештеләр. Туган якның көзге табигатен, агачларның “алтын” яфракларын, көзге уңышны тасвирладылар. Конкурс азагында нәтиҗәләр ясалды, балалар кәнагать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International