Җәлил картлар йортында “Көз патшабикәсе” фотоконкурсы

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Фотоконкурслар осталыкның дәрәҗәсен, һәркемнең креативлык дәрәҗәсен чагыштыру аша ачык күрергә мөмкинлек бирә. Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көз патшабикэсе 2020» дигән фотоконкурс узды. Анда интернатта яшәүче 14 хатын-кыз катнашты. Тәрбияче Гаязетдинова Резедә катнашучыларга макияж ясады, матур көзге атрибутлар белән бизәде һәм аларны фотога төшерде.

 Әлеге чараның төп максаты-фотога төшкәндә образны үстерү. Фотоконкурста катнашу яхшы эмоцияләр алып бирэ һәм өлкән буынның тормыш сыйфатын арттыра, бу бигрәк тә якыннарының ярдәменнән башка яшәүче кешеләр өчен мөһим. Җиңүчеләрне билгеләүнең катлаулы бурычын жюри хәл итте: ир-атлар һәм интернат  хезмәткәрләре. «Көз патшабикәсе - 2020» бәйгесендә Зарипова Кәүсәрия җиңүче булды. “Вице-Мисс” -  Гәрәева Лилия танылды. Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

« Гүзәллек»  - Грачева Елена 

« Сөйкемле Гүзәл» - Гайнаншина Людмила

« Наз Гүзәле» - Әхмәтгалиева Айсылу

«Стиль Гүзәле» - Сөләйманова Мәдинә »

« Халык гүзәле» - Миннәхмәтова Кәүсәрия

«Мисс Грация» - Балантаева Светлана »

« Шәһәр стиле гүзәле» - Җәләлетдинова Әлфия »

« Көзге караш гүзәле» - Казакова Валентина

«Табышмак гүзәле» – Галиева Хәмидә

« Елмаю Гүзәле»- Миңханова Нурсинә

«Оригинальлек миссы» - Кәримова Зифа »

« Тыйнаклык гүзәле» - Невировская Людмила

Оештыручы барлык катнашучыларны да котлады һәм катнашкан өчен рәхмәт белдерде. Катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International