«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Мин һәм минем сәламәтлегем” дигән интеллектуаль уен узды

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

 

2020 елның  14 октябрендә   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Мин һәм минем сәламәтлегем” дигән  интеллектуаль уен узды.

                Уенның максаты сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗны формалаштыру, спортның төрле төрләре белән кызыксынуны пропагандалау һәм үстерү торды.

            Уен барышында балалар командалпрга бүленделәр, сорауларга җавап бирделәр. Шәхси гигиена темасына “Уйлап тап” уенын уйнадылар. Сәламәтлек турында мәкальләр әйттеләр. Киң таралган спорт төрләре буенча әңгәмә үткәрделәр. Шөгыль ахырында нәтиҗәләр ясалды. Һәркем үз фикерен җиткерде.

Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга дигән нәтиҗә чыгарылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International