«Яхшы эшләр»

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

«Яхшы эшләр»

 

2020 елның 14 нче октябере

үткәрү урыны: Баулы интернат-йорты

 

Максат: буыннар арасындагы элемтәне ныгыту, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру һәм аларга социаль ярдәм күрсәтү.                                       «Өлкәннәр көне» декадасын үткәрү кысаларында Баулы интернат-йортында социаль хезмәтләр алучыларны Ютазы районының социаль яклау бүлеге начальнигы Рәшитова З.А. һәм «Гармония» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Мөхәммәтов С.М. котларга килделәр.                                                                              Бу матур көзге көннәрдә Зария Әхмәдулла кызы һәм Салават Мөслим улы интернат-йортында  яшәүче  якташларын  игътибарсыз  калдырмадылар. Бүләкләр һәм татлы ризыклар белән килделәр. Очрашу җылы һәм дустанә шартларда узды. Бер-береңә сәламәтлек, уңышлар һәм киләсе елда очрашу теләп, истәлеккә фотосурәт ясалды. Шатлык бүләк иткәнегез өчен зур рәхмәт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International