Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы башлыгы Рамил Низамов Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче якташларын күрергә килде.

2020 елның 9 октябре, җомга

   Бүген Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылы башлыгы Рамил Низамов Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче якташларын курергә, аларның  хәлләрен белергә килде.  Барлык саклану чараларын кулланган рәвештә, очрашу интернат ишек алдында, саф һавада беседкада узды. Рамил Дамир улы якташларының хәлләрен белеште, авыл хәбәрләре белән таныштырды, очрашу ахырында, өлкәннәр көне белән котлап алып килгән узенең күчтәнәчләрен тапшырды.

    Безнең иҗтимагый яклау алучыларыбыз үз тарафларыннан олы рәхмәтләрен белдерделәр. Мондый очрашулардан соң күңелләр җылынып кала диләр алар.

Чараның максаты булып өлкәннәргә игътибар, аларның олы яшьләренә хөрмәт, хезмәтләренә рәхмәт белдерү булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International