Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эшләр буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова ТАССРның 100 еллыгы һәм өлкән буын декадасы кысаларында өлкән буын социаль хезмәт алучылар катнашында "Ә йөрәк һаман унсигездә!" дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичә үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның яраклашу күнекмәләрен үстерү, аларны социаль мәдәни мохиткә җәлеп итү, кичәдә актив катнашу һәм үз сәләтләрен күрсәтә белүне үстерү.
Бу кичәдә югары күтәренке бәйрәм атмосферасы тудыруда, социаль хезмәт алучыларны иҗади мохиткә кушылырга коммуникатив интерактив уеннар ярдәм итте. «Биик әле бергәләп» дигән бию түгәрәгенә йөрүче Рәшит Нуриәхмәтов катнашы белән башкарылган вальс биюе барлык тамашачыларның йөрәкләрен яулады. Ул кыска гына вакыт эчендә үзләштерелгән күнекмәләр нигезендә, «Көзге вальс» исемле фигуралы вальс композициясен өйрәнә алды һәм волонтер -партнерша белән уңышлы чыгыш ясады.
Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар үзләренең яраткан җырларын башкардылар, ә тамашачылар аларны көчле алкышларга күмделәр. Катнашучылар Владимир Кириков һәм Тәскирә Камалованың иҗат җимешләрен авторлар башкаруында тыңладылар. Бәйрәм барышында өлкәннәр үзләренең яшь вакытларын искә алып, уңай энергия белән кичәнең иң актив катнашучылары булдылар.
Социаль хезмәт алучылар җылы, уңай атмосферада бәйрәм чарасы турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар. Күтәренке кәеф белән оештыручыларга һәм кичәдә актив катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.
Чарага 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева “Элегант яшькә - озын гомер!” дип исемләнгән китап һәм журналлар күргәзмәсе тагында җан өстәде.
Чарада егерме кеше катнашты.