7нче октябрьдә Питрәч муниципаль районының “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре Питрәч муниципаль районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» хезмәткәре Угарова Татьяна Николаевна белән берлектә, Өлкәннәр декадасы кысаларында «Мин әби янында өйрәнәм» дигән мастер-класс үткәрделәр. Балалар ваза ясады һәм һәркем аны бизәүдә үз карашын һәм креативлыгын күрсәтте.