08.10.2020ел «Кайгырту» приюты тәрбиячесе Дәүләтшина Н.И. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дидактик уеннар үткәрде.
Максаты: балаларда йорт хайваннарының кайда яшәве һәм нәрсә белән туклануы турында белемнәрен формалаштыру; игътибар, фикерләү, сүз, кулларның вак моторикасын үстерү; хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.
Дидактик уен үз эченә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укытуда зур мөмкинлекләр тота. Бала уйнарга ярата. Шуңа күрә педагогика күңеллелекне файда белән берләштерә, дидактик уеннар уйнаганда, бала үзе дә белештермичә өйрәнә. Аңа кызык. Ул хәтердә калдыра.
Балалар бик теләп " Кем кайда яши?» , "Кем нэрсэ ашый?» уеннарын уйнадылар. Моның өчен күрсәтмә дидактик материаллар – рәсемнәр һәм йорт һәм кыргый хайваннары рәсемнәре төшерелгән кечкенә карточкалар кулланылды. Әлеге рәсемнәр ярдәмендә һәр бала йорт һәм кыргый хайваннарның кайда яшәве һәм нәрсә белән туклануы турында сөйләде.
Уеннар күңелле һәм мавыктыргыч үтте.