Өлкән яшьтәге гражданнарның гадәти социаль мохиттә яшәве өчен уңай шартлар тудыру, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан тәүлек буе тулы канлы тәрбия тәэмин итү максатында «Өлкән кеше өчен гаилә» пилот проектын гамәлгә ашыру турында» 2016 елның 31 августындагы 604 номерлы карары чыгарылды.Аны гамәлгә ашыру кысаларында тәрбиягә алучы гаиләләр төзү буенча социаль хезмәт күрсәтүләргә мохтаҗ затлар һәм тәрбиягә алучы гаиләләр оештырырга теләк белдергән затлар шартнамәләре нигезендә уртак яшәү һәм гомуми хуҗалык алып бару юлы белән эш алып барылды.
Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында 2017 елда Хәйдәровлар гаиләсендә яшәүче өлкән яшьтәге Вәлиәхмәтова Мәфрүзә Мулламөхәммәт кызы өчен тәрбиягә алучы гаилә төзелде.
Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең белгечләре тарафыннан тәрбиягә алучы гаиләдә өлкән яшьтәге гражданның яшәү шартлары ай саен тикшерелә. Бүген дә Мәфрүзә Мулламөхәммәт кызы игътибарсыз калмады. Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелә торган «Мин тату гаиләдә яшим» чарасында белгечләр аны Өлкәннәр көне белән котладылар, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр, чәчәкләр һәм азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.