Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай “халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреждениесенең социаль хезмәткәрләре "«Скандинавия йөреше» технологиясе буенча өлкәннәр ункөнлеге кысаларында «"Хәрәкэт - озын гомергә эликсир» дәресе үткәрделәр. Әлеге технологияне файдалануның максаты - сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыруда, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында физик активлыкны һәм озын гомерлелекне пропагандалауда ярдәм итү. Скандинавия йөреше белән шөгыльләнгәндә, өлкәннәр табигатьтә вакыт уздырдылар, күтәренке кәеф алдылар һәм уңай хис-кичерешләре белән уртаклаштылар.