Озак вакытлы карау системасы кысаларында түгәрәк өстәл

2020 елның 2 октябре, җомга

     Алабуга "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә озак вакытлы карау системасы кысаларында түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә социаль яклау бүлеге башлыгы Прохорова С.В., ветераннар советы рәисе Грахова Н.А., инвалидлар иҗтимагый оешмасы рәисе Шәрәфиев Р.К., ветераннар оешмалары вәкилләре, , Алабуга үзәк хастаханәсе һәм шәһәрнең иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

     Түгәрәк өстәл барышында социаль учреждениеләрдә озак вакытлы карау системасын гамәлгә ашыру турында докладлар тыңланды, "Өлкәннәр һәм инвалидларны гомуми карау күнекмәләренә өйрәтү мәктәбе" технологиясе эше тәкъдим ителде. Ахырда түгәрәк өстәлдә катнашучыларга тормыш эшчәнлеген чикләүне компенсацияләргә һәм чит кешеләргә бәйлелекне киметергә мөмкинлек бирүче җиһазлар белән җиһазландырылган кабинет тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International