Өлкәннәр көнен бөтен җирдә икенче көзге айның беренче көнендә - 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән: бу тантана халыкара статуска ия. Сүз уңаеннан, дата очраклы гына сайланмаган: картлык - алтын чор дип атыйлар, көз билгеле булганча, шулай ук алтын, шуңа күрә өлкән буынга көзнең иң кызган чагында махсус көн бүлеп бирү турында Карар кабул ителгән.
«Мамадыш картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йорты»нда ел саен социаль хезмәт алучыларны өлкәннәр көне белән котлау һәм азык-төлек пакетлары тапшыру кабул ителгән. Быел да, узган елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Әхмәтов Марат Готович хәйрия ярдәме күрсәтте. Социаль хезмәт алучылар мондый бүләккә һәм игътибарка бик шат иделәр. Марат Готовичка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, сезнең ярдәмегез бәяләп бетергесез! Сезне ярдәмегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Мондый бәйрәмнәрдә социаль хезмәт алучыларны гомер буе эшләгән районнарда да онытмыйлар. Биектау районыннан Коханский Владимир Владимировичка азык-төлек пакеты һәм Биектау районы тарихы турында китап алып килделәр. Ул аларны бүгенге көнгә кадәр онытмауларына бик шат иде.