Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Идалия Сарварова «Һуштан язганда табиб ярдәме күрсәтү» дигән темага лекция үткәрде.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны беренче ярдәм күрсәтү төрләре, һуштан язган катлаулы, авыр очракларда кирәк булган белем һәм алгоритм гамәлләре белән таныштыру.
Аңны югалту күренеше һәркем белән дә булырга мөмкин. Статистика мәгълуматләре күрсәткәнчә бу халәтне һәр ике кешенең берсе кичерә. Кайбер очракларда һушны югалту кеше гомере һәм аның сәламәтлегенә җитди куркыныч янамый, ә кайберләрендә җитди авырулар барлыгын белдерә. Һуштан язганда үз вакытында ярдәм күрсәтү нәтиҗәле булуы белән аерылып тора.
Шәфкать туташы мондый хәлләрне булдырмау һәм профилактикалау максатыннан чыгып, беренче ярдәм күрсәтү өчен нинди чаралар үткәрелергә тиешлеге, , шулай ук аңны югалту очракларында кулланырга тиешле тәкъдимнәр турында сөйләде. Шулай ук якын туганнар хәвеф-хәтәр төркемендә булса, бу очракларда нишләргә кирәклеге турында киңәшләр дә әйтте.
Лекция ахырында теләүчеләр "Аңны югалтканда беренче ярдәмне ничек күрсәтергә" дигән белешмә алдылар.
Чарада унбиш кеше катнашты.