Көзге календарьда гадәти булмаган дата бар. Ул көн турында уйлаганда йөрәк тирән рәхмәт хисләре белән тула. Бу –Халыкара өлкәннәр көне.
Өлкәннәр көне-ул зирәклек, игелек һәм хөрмәт көне! Бу бәйрәм безнең барыбызга да өлкән буынның безнең мәхәббәткә, кайгыртучанлыкка һәм игътибарга мохтаҗ икәнлекләрен тагын бер кат аңларга мөмкинлек бирә. Изге якты бәйрәмдә без әти-әниләрне, әби-бабайларны аеруча игътибар үзәгендә тотабыз.
Көзнең кояшлы, матур бу көнендә Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре шәһәр һәм район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән берлектә өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче өлкәннәрне котладылар: ”Уймак кыз” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әби-бабайларын өйләренә барып, аларга үз куллары белән ясаган бәйрәм открыткалары бүләк иттеләр. Ә “Кызыл Калфак” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өлкәннәребез өчен урамда котлау оештырдылар. Бу көн өлкәннәргә ярдәм итәргә һәм аларга хөрмәт күрсәтергә кирәклеген искә төшерә. Юкка гына аның икенче исеме - Игелек һәм хөрмәт көне түгел. Өлкәннәрнең мондый кайгыртучанлык һәм игътибардан күңелләре булды, кәефләре күтәрелде.