"Алтын яшен данлыйбыз"!
Гадәттәгечә, 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм-Өлкән буын кешеләренә тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү, аларга үз мәхәббәтләрен белдерү, кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәтү, аларның хезмәтенең һәм тупланган тормыш тәҗрибәсенең бәһасез әһәмияте турында искә алу өчен менә дигән форсат. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлнур Исмәгыйлева, социаль эш буенча белгеч Назлия Маннапова һәм социаль хезмәткәр Илүзә Миргалимова, Түбән Суыксу урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән берлектә социаль хезмәт алучыны, «ветеран укытучысы» дип исемләнгән Хәнифә Нәгыймованы өлкәннәр көне белән котладылар.
Ветераннарыбызга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә, барлык өлкән буын вәкилләренә чын күңелдән сәламәтлек, физик һәм рухи көч, якыннарыгызның мәхәббәтен һәм ярдәмен, мөмкин кадәр бәхетле һәм шатлыклы көннәр, иминлек һәм озын гомер телибез.