Хезмәт ветераны Янилкин Н.А. янында хезмәт десанты

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча чаралар планын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр хезмәт ветераны, СССР мәгариф отличнигы, отставкадагы майор Янилкин Н.А. янында кунакта булдылар. Балалар йорт территориясен җыештыруда ярдәм күрсәттеләр, куаклар кистеләр, ботаклар җыйдылар, коелган яфраклар кадырдылар. Башкарылган эшләрдән соң, Николай Андреевич дустанә әңгәмә үткәрде. Үзенең тормыш юлы, сугыш вакытында балачагы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Шулай ук балаларга ярдәме һәм аңа бирелгән игътибары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International