2020нче елның 28нче сентябрендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортының «Шәфкать» бүлеге тәрбиячесе Шәрипова Г.М. тарафыннан «Хайваннар дөньясында» исеме астында танып-белү сәгате үткәрелде.
Максатлары: -балаларны хайваннарның гаҗәеп дөньясына алып керү;
- күзәтүчәнлекләрен, табигатькә кызыксынуларын үстерү;
- уңай-хисси халәт, кызыксынуларын булдыру.
Хайваннар- сенсориканы үстерү өчен, гаҗәеп чара. Монда табигать белән бернинди дә, хәтта, иң камил булган уенчык та чагыша алмый. Хайваннар белән аралашканда бала әйберне сизү органнары белән кабул итәргә өйрәнә: рәвешен, зурлыгын, төсен тою, шулай ук, ис, хәрәкәтен, йонының йомшаклыгын һ.б.
Хайваннар дөньясына алып керү өчен, иң элек балалар белән берлектә, «Хайваннар дә яратам ала» дип исемләнгән видеоязма карадык. Алар аны бик кызыксынып карады. Аннан, балалар «уенчык» хайваннар белән уйнадылар, карточка-билгеләр белән таныштылар. Балалар бик канәгать калды.