«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Сак булыгыз, мошенниклар!» дигән темага видеомарафон.

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

    Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлегендәге социаль хезмәт алучылар өчен «Сак булыгыз, мошенниклар!”дигән темага видеомарафон  үткәрелде.

    Чараның максаты: социаль челтәрләрдә аеруча киң таралган мошенник схемалары турында мәгълүмат бирү һәм социаль хезмәт алучыларның белемен арттыру.

  Чара барышында көндезге тору бүлегендәге социаль хезмәт алучылар түбәндәге видео-роликларны карадылар: «Алдау технологияләре - интеренетта иң оста алдау ысуллары турында сөйлибез», «Сак булыгыз, мошенниклар!», «Интеренетта мошенниклык», «ТОП - 5 яңа схема», «Коронавирус чорындагы мошенниклык», «Интернет мошенникларыннан үзеңне ничек сакларга». Алар дистанцион юл белән, шул исәптән кәрәзле элемтә чаралары һәм Интернет челтәре ярдәмендә башкарылган алдауларның киң таралган төрләре турында белделәр. Үткәрелгән чара кирәкле һәм файдалы булды, ә алынган мәгълүмат социаль хезмәт алучыларга тормышта куркынычсыз карарлар кабул итәргә һәм телефон, Интернет мошенниклыгын булдырмаска ярдәм итәр дип ышанып калабыз.

    Чарада алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International