Яңа Чишмә районында яшәүче гаиләләрне йөреп чыгу.
2020 елның 28 сентябрендә, үзараведомство комиссия әгъзалары, балигъ булмаган балаларның яшәү шартларын тикшерү максатыннан, Яңа Чишмә районында яшәүче гаиләләрне йөреп чыктылар. Гаиләләрне йөреп чыгу барышында, алар белән ата-ана вазифаларын дөрес үтәү, гаиләдә хезмәт сөючәнлек тәрбияләү, эчкечелекнең зарарлыгы турында профилактик сөйләшүләр үткәрелде.