2020 елның 28 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Туган ягыбызның табигате” дигән презентация дәресе узды.
Әлеге дәресләр балаларның туган як табигате турында белемнәрен гомумиләштерергә, горурлык, мәхәббәт, туган як табигате өчен җаваплылык хисе тәрбияләргә ярдәм итә. Дәрес башында тәрбиячеләр табигать турында табышмаклар әйттеләр. Табигатьнең гүзәл дөньясы , әйләнә – тирә мөхитне ничек дөрес итеп кайгыртырга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде.
Дәрестә балалар туган як табигатенә мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Татарстан республикасының флорасы һәм фаунасы турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, “Түбән Кама” тыюлыгы турында презентация карадылар.
Мондый дәресләр балаларда табигатькә сак караш тәрбияләүгә ярдәм итә, туган якның матурлыгын яратырга, бәяләргә өйрәтәләр.