“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары хезмәт ветераннары пансионатында кунакта

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең  “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары Халыкара өлкәннәр көненә багышланган “Картаямыни соң йөрәк” дигән котлау концерт программасы белән шәһәрнең хезмәт ветераннары пансионатында булдылар.

Чараның максаты: тормышка омтылышны һәм социаль активлыкны арттыру, социаль хезмәт алучыларга үз сәләтләрен һәм социумга җайлашып интеграцияләү мөмкинлекләрен күрсәтү.

Үзәкнең “Бергәләп биик әле” дип исемләнгән бию түгәрәгендә катнашучылар һәм белгечләр пансионатта ял итүчеләрне Халыкара өлкәннәр көне белән котлап үзешчән сәнгать концерты  белән чыгыш ясадылар.

Чара саф һавада узды һәм көзге табыйгать үзенең матурлыгы белән концертка ямь өстәп, чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар өчен кабатланмас сәхнә тудырды. Ветераннар кунакларны җылы алкышлар белән каршы алдылар һәм үзешчән сәнгать концертын яратып карадылар. Борынгы татар биюләре һәм дәртле рус краковягы аларга үзләренең  актив яшь елларын искә төшерергә мөмкинлек бирде һәм кайбер ял итүчеләр, бер урында утырып, биюгә керештеләр. Алар дулкынланып фигуралы вальслар карадылар һәм чыгыш ясаучыларның да пенсия яшендәге булуларына һәм яхшы биюләренә сокландылар. Ветераннар алып баручыдан бию коллективы һәм Үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләүне сорадылар.

Танылган артистка һәм шәһәрнең популяр җырчысы Нәсимә Галимҗанованың татар телендәге моңлы җырлар белән чыгышы, ветераннар өчен көтелмәгән бүләк булды. “Безнең Чаллы” дигән җыр көенә ял итүчеләр белән артислар берлектә вальс биюен башкарып, истәлеккә уртак фотога төштеләр. Тамашачылар чыгыш ясаучыларга яхшы кәеф һәм күңелле бәйрәм концерты өчен җылы алкышлап, рәхмәт сүзләре әйттеләр.

 Чарада кырык кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International