Үсешләрендә тайпылышлар булган балалар саны арта. Бу балаларның интеллектлары, сөйләмнәре, сенсор өлкәләре, гомуми һәм вак моторика, үз-үзләрен тоту һәм аралашу дәрәҗәләре зыян күрә. Бала тәрбияләүче гаилә төрле медицина проблемалары белән беррәттән психологик.педагогик проблемалар белән дә очраша.
Зәй муниципаль районында “Үсешләрендә авыр тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектын тормышка ашыру дәвам итә, аның максаты-үсешләрендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү.
Сентябрь аенда шундый 22 гаилә үсешләрендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларда катнашты. Программа мәдәни-ял чараларын, иҗади мастер-классларны, психологик тренингларны, саф һавада тернәкләндерү чараларын һәм консультацияләрне үз эченә ала.
Тулаем алганда, “Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү хезмәте” проектының программа чараларында катнашу даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ балалар тәрбияләүче гаиләләрдә “эмоциональ фон” ның яхшыруына тәэсир итә.