Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Джакколо-Жульбак " өстәл уены буенча мини-турнир

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар “Джакколо-Жульбак” өстәл уены ярдәмендә вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр.

Агачтан эшләнгән спорт уены Голландиядә ике гасыр элек җайлаштырылган һәм хәзер төрле яшьтәге балалар арасында популярлык казана. Бу уенның өстенлеге – барлык катнашучылар да берүк шартларда торалар.Балалар да рәхәтләнеп уйныйлар һәм дусларча турнирларда җиңәләр.

         Тәрбияче Филсинә Гарәфиева билгеләп үткәнчә, өстәл уеннары команда рухын тоярга, хәрәкәтләр координациясен үстерергә һәм дустанә мөнәсәбәт булдырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International