17.09.202020 елда Питрәч муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Кайгырту» үзәгендә «Җаваплы ата-ана мәктәбе» клубы утырышы узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре ата-аналар белән Гаиләдә мәрхәмәтсез карашны кисәтү һәм бала шәхесен үстерүдә гаиләнең роле, ата-аналарның социаль-педагогик культурасын күтәрү, шулай ук ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту, үзара аңлашу һәм хөрмәт итү темасына очрашу уздырганнар. Чара ахырында ата-аналар белән «Әкиятләр остасы» дигән метаморфик карталар белән эш үткәрелде.