Бүген Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шигырь уку буенча «Экстремизмга-юк!» дип аталган тематик конкурс узды. Һәр башкаручы әсәр авторларының хисләрен белдерә алды, бер генә тыңлаучыны да битараф калдырмады. Һәр шигырь күңелләргә, җаваплылыкка, йөрәккә, хис-тойгыларга этәрде. Конкурста катнашучыларның барысы да бик җитди әзерләнделәр, үз осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс ахырында барлык балалар да грамоталар һәм призлар белән бүләкләнде.
