«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Тагын егерме биш» дигән күңел ачу чарасы

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек»  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова түгәрәк эшчәнлеге кысаларында «Тагын егерме биш» дигән күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Чараның максаты: бәйрәм кәефе, иҗади сәләтләрне ачу өчен шартлар тудыру, бәйрәм уздыру, ял итү күнекмәләренә өйрәтү һәм яшәү дәртен арттыру.

Бәйрәм чарасы социаль хезмәт алучы Лилия Корбангалиеваның 50 яшьлек юбилее үрнәгендә үткәрелде. Туган көнгә багышланган рус һәм татар телләрендәге эстрада җырлары  кунакларны кызыксындырып, әйдәп торды, ә Лилия аларны шатланып каршы алды.

Оештыручыларның кунаклар белән туган көн уңаеннан уздырган кызыклы уеннары, конкурслары залда дустанә,  күңелле атмосфера тудырды. Бәйрәм барышында кунаклар юбилярга күп кенә җылы котлау сүзләре җиткерделәр, үз куллары белән артстудиядә ясаган бүләкләрен, татлы күчтәнәчләрен тапшырдылар, шигырьләр, җырлар аша сәламәт һәм бәхетле булуын теләделәр. Лилиянең сәламәтлегендә физик чикләүләр булса да, аның барлык күмәк уеннарда, биюләрдә катнашып, совет чорының танылган яшьлек җырларына кушылып җырлавын күрү- социаль хезмәт алучылар өчен  көтелмәгән  хәл булды. Музыкаль, бию конкурсларында, викториналарда катнашып, аның кунаклары да татлы призлар алдылар. Чулпан Галләмованың баянда  үзе уйнап ,үзе җырлап үткәргән «Җырның исемен әйт!» дигән уены  бәйрәмгә ямь өстәде.

Кунаклар,әлифбаның барлык хәрефләренә дә комплиментлар әйтеп, туган көнен билгеләп үтүче ханыма хас сыйфатларны тасвирлап чыктылар һәм аны язып, тантаналы рәвештә юбилярга тапшырып, үзләренең ирешелгән  уңышларына  куандылар. Лилия күңелле бәйрәмнән канәгать калды, оештыручыларга, кунакларга рәхмәтләрен белдерде һәм аларның барысын да бәйрәм чәенә чакырды. Бу бәйрәмдә барлык катнашучылар да бер-берсе белән аралашып,  тормышка социаль җайлашу юлларын һәм тәҗрибәсен алдылар.

Чарада егерме алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International