«Безнең шәһәр җирдә иң яхшысы»

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 нче елның 22 нче сентябре көнне Түбән Кама «Веста» үзәге белгече Марта Камалова 10 нчы санлы социаль участокта «Игелек буыны» иреклеләр отряды волонтеры белән берлектә «Безнең шәһәр җирдә иң яхшысы» дигән акция уздырдылар. Максаты: шәһәр халкын туган көне белән котлау, үз шәһәрең һәм республикабыз өчен горурлык хисе уяту.

Акция барышында волонтер һәм белгеч шәһәребез халкына 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама эшчеләр бистәсенә шәһәр статусы бирелүе турында сөйләделәр. Ярты гасырлык тарихында Түбән Кама эшчеләр бистәсеннән Россиянең иң эре сәнәгать үзәгенә әверелә. Бик күп эш башкарыла. Түбән Кама халкын шәһәр көне белән котлап, волонтер һәм белгеч аларга шәһәр символикасы һәм «Веста»үзәгендә тәрбияләнүчеләр куллары белән ясалган чәчәкләр тапшырдылар.

Шәһәр халкы Түбән Каманың матур киләчәк көтәчәгенә ышана һәм үз хезмәтләре, көчләре һәм таланты белән шәһәребезнең үсешенә һәм иминлегенә бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International