3 сентябрь көнне "Җәлил картлар йортында" хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина Зөлфирә һәм тәрбияче Гаязетдинова Резедә җитәкчелегендә «Экстремизмга-юк! " дигән темага уртак чара үткәрделәр.
Әлеге чараның максатлары:
1. "Экстремизм" һәм " терроризм» төшенчәләренең мәгънәсен аңлату; бу төшенчәләр турында белемнәрне камилләштерү;
2. Төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык нигезләрен формалаштыру;
3. Бер-береңә карата толерант мөнәсәбәт тәрбияләү, башка кешеләр белән тынычлыкта һәм гармониядә яши белү;
Башта белгечләр Мәңгелек ут янына экскурсияга бардылар, анда тәрбияче Гаязетдинова Р.дөньядагы вакыйгалар мисалында терроризмның нәрсә икәнлеген, аның нәтиҗәләре нинди булуын сөйләп күрсәтте. Хезмәт терапиясе буенча инструктор Гильманшина З.. интернатта яшәүчеләр белән Терроризмнан саклауның мөмкин булган ысуллары турында әңгәмәне дәвам итте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның берсе Гәрәева Лилия «Без террорга каршы "дип аталган шигырен укыды.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга экскурсия бик ошады