2020 елның 10 сентябрендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Көзге игелек атнасы” кысаларында «Алтын яшь» волонтерлар отряды белән берлектә тематик чара булып узды.
Безнең кунаклар балалар өчен музыкаль һәм конкурс номерлары әзерләделәр. Балалар үз чиратында шигырь сөйләделәр. Ә безнең Алинә Мингалиева татар халык биюен әзерләде, ул беркемне дә битараф калдырмады. Соңыннан катнашучылар белән көзге тематикага уеннар үткәрелде. Балалар үз куллары белән төсле кәгазьдән ясалган уңышны безнең бабаларыбызга һәм әбиләребезгә җыярга булыштылар. Кечкенәдән өлкән буынга карата кайгыртучанлык һәм хөрмәт тәрбияләргә кирәк.
Соңыннан уртак фотога төштеләр.