«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит». Түбән Каманың “Веста” үзәге

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче, даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ булган беренче сыйныф укучыларына иганәчелек ярдәме күрсәтелде.

Авыр дәрәҗәдәге чирләре булган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Яңа уку елына балаларга Түбән Кама шәһәренең битараф булмаган кешеләре ярдәм итте. Балалар бүләкләргә бик шат булсалар, ата – аналар игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International