Белем көне кысаларында «Укытучыга бүләк» композициясе

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова социаль хезмәт алучылар өчен  белем көне кысаларында «Укытучыга бүләк» композициясе  дигән темага мастер-класс үткәрде.

Шөгыльнең максаты: иҗади карашны үстерү, образлы фикерләүне формалаштыру, декоратив-гамәли иҗатка кызыксыну һәм белемгә мәхәббәт тәрбияләү.

Гофрирланган кәгазь - кул эше һәм иҗат өчен универсаль материал. Аннан бик күп төрле эшләнмәләр ясарга мөмкин.

Гофрирланган кәгазь чәчәкләрен еш кына интерьерларны бизәү өчен кулланалар. Ә тагын шулардан искиткеч букетлар ясап була. Белгеч укытучы өчен бүләк ясарга тәкъдим итте. Эш барышында  Галия Петрова гофрирланган кәгазьдән чәчәкләр һәм яфраклар әзерләү һәм аларны композицияне бизәү техникасын күрсәтте. Катнашучылар чәчәкләр һәм яфраклар әзерләделәр һәм «Укытучыга бүләк» композициясен төзеделәр. Сувенирларны әзерләп, катнашучылар киләчәктә  аларга кирәк булачак белем һәм күнекмәләр алдылар. Чара барышында белгеч физкультура минуты үткәрде.

Чара ахырында социаль хезмәтләр алучылар әлеге техникада эшләп, туганнарына һәм якыннарына мөстәкыйль бүләкләр бирә алачакларын билгеләп үттеләр.

Чарада дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International