Бу көн 2004 елның беренче сентябрь көннәрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Ул чакта, террорчылык акты вакытында, берничә йөз кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде.
"Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2020 елның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә балигъ булмаган балалар катнашында чара үткәрелде. Чарага ПДН хезмәткәрләре Божанова Е.Ф., Михайлова Л.Н., хәрби комиссариат начальнигы Иванов А.В.,имам Әюпов И.С.,хәрби комиссариат хезмәткәре Гурьянов А.Ю., "Форпост" ҖЧҖ җитәкчесе Алексеев А.В. чакырылган иде.
Чара барышында катнашучыларга хәзерге дөньяда терроризм куркынычы турында сөйләделәр, террорчылык актларының истәлекле даталарын искә төшерделәр,фажига корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
Чара ахырында балалар "Терроризм – җәмгыятькә янау " темасына рәсем конкурсында катнаштылар, барлык катнашучыларга да бүләкләр тапшырылды.