Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага әңгәмә узды

2020 елның 4 сентябре, җомга

       Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар «Экстремизмга-ЮК» айлыгы кысаларында «Тормыш тамчысы "  дигән Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.

        Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Терроризм – җәмгыятькә янау» дигән темага әңгәмә узды. Социаль эш буенча белгеч үз чыгышында "терроризм» сүзе тамырларын каян алганын –терроризм кешегә нинди куркыныч тудырганы турында сөйләде. Биредә яшәүчеләр белән террорчылар алдында тоткарланган очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеге турында фикер алышу үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар сораулар бирделәр һәм аларга җаваплар алдылар. Хезмәткәрләргә һәм яшәүчеләргә террорчылык акты янаган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән белешмәлекләр тараттылар. Социаль эш буенча белгеч һәркемгә якты кояш, ә иң мөһиме-аяз күк йөзе теләде һәм игътибар өчен барысына да рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International