Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфия Хөснетдинова 2020 нче елның 3 нче сентябрендә «Әни+бәби» клубында нәниләр һәм аларның әти-әниләре өчен «Көз» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларны чәчәкләр (кызыл, сары, яшел), «зур-кечкенә», «бер-күп», «өскә-аска» төшенчәләре белән таныштыру; күрү һәм ишетү сәләтен, ритм хисен үстерү; ата-аналарны мондый дәресләрне өйдә үткәрергә өйрәтү.
Дәрескә нәниләргә кунакка куян көзге яфраклар, төсле чәчәкләр, алма алып килгән иде. Дәрес барышында ул сабыйларны кызыл, яшел, сары төсләрне аерырга өйрәтте. Сөйләм сулышын үстерү өчен барысы бергә “Җил” күнегүен башкардылар, кулдан яфраклар ясарга өйрәнделәр. Балалар өчен куян «Тамчы һәм уч төбе» дип аталган бармак уенын да уйнатты, анда балалар «өскә» һәм «аска» төшенчәләрен ныгыттылар. Музыка астында «Көз, көз җитте» дигән музыкаль-ритмик күнегүе үткәрелде. Әниләр белән берлектә “Көзге яфрак” уенын уйнадылар: җитезлектә, тизлектә ярыштылар.
Балалар һәм әниләр белгечкә кызыклы һәм танып-белү дәресе өчен рәхмәт белдерделәр. Белгеч ата-аналарга алынган материалны ныгыту өчен әлеге күнегүләрне өйдә башкарырга киңәш итте.